Хөффәләргә мәсех кылуны ни алыштыра?

07 декабрь 2022 ел 13:18

Сорау. Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Тәһарәт алганда аяк киемен (ред. иск. - аяк киеме хөффә шартларына туры килә) агып торган суда юсам, мәсех кылырга кирәкме?

Җавап.

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Хөффәләрне, яки аның шартларына туры килгән аяк киемен, чылату (су тидерү) җитәрлек булып тора. Хөффәләргә кабат мәсех кылу кирәкми.

Дәлил:

"لو خاض الماءَ، أو أصابه المطر، ‌جاز ‌عن ‌المسح، ولو مر بحشيشٍ مبتلٍ، فأصاب البللُ ظاهر خفَّيه، إن كان بَلَلُ الماء أو المطر جاز".

يُنظر: "بدائع الصنائع في ترتيب الشرائع"، علاء الدين الكاساني، 1/12.

«Әгәр [хөффәләрдә] суга керсәң, яки алар яңгырда юешләнсә – бу мәсех кылуга алмаш була. Хәтта юеш үләннән йөреп, хөффәнең тышы су тиеп яки яңгыр явудан юешләнсә – бу дөрес булып санала».

(«Бәдаигъ әс-сәнаигъ фи тәртиб әш-шәраигъ», Галәведдин әл-Касани. 1/12).

Аллаһ - яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана