Ихрамга керү мәсьәләсе

07 декабрь 2022 ел 13:13

Сорау. Әссәламүгаләйкүм! Бер кеше гомрә кылырга дип юлга кузгала, очкыч Җиддәгә төшә, ә аның нияте башта Мәдинәгә сәфәр кылу иде. Ихрамга кермичә Мәдинәгә барырга, һәм Мәдинәдән Мәккәгә барган юлда ихрамга керү мөмкинме?

Җавап.

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Әгәр сез Җиддәгә төшкәннән соң, Мәдинәгә барырга җыенасыз икән, ихрамга кермәү рөхсәт ителә, чөнки бу очракта сез хаҗ гамәлләрен башкарырга ният кылмагансыз. Димәк, сез башта Мәдинәне карап йөрергә, ә аннан соң шунда ихрамга керә аласыз. Мәдинә өчен микат булып Зөл-Хөләйфә дип аталган урын исәпләнә.

Әлеге кагыйдә шулай ук гомрәгә дә кагыла.

Дәлил:

عَنْ جَابِرِ بْنِ عَبْدِ اللهِ الْأَنْصَارِيِّ، "أَنَّ رَسُولَ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ دَخَلَ مَكَّةَ". وَقَالَ قُتَيْبَةُ: ‌"دَخَلَ ‌يَوْمَ ‌فَتْحِ ‌مَكَّةَ، ‌وَعَلَيْهِ ‌عِمَامَةٌ ‌سَوْدَاءُ ‌بِغَيْرِ ‌إِحْرَامٍ".

يُنظر: "صحيح مسلم"، رقم الحديث: 1358.

Җәбира ибн Габдулла әл-Әнсари тапшыра: "Аллаһ Илчесе (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) Мәккәгә керде". Кутейба әйтте: "[Пәйгамбәр Мөхәммәд] Мәккә яулап алынган көнне керде, һәм ул кара чалмадан һәм ихрамсыз иде".

К.: "Сахих Мөслим", №1358.

"النبي صلى الله عليه وسلم دخلها يوم الفتح بغير إحرامٍ، وإن أراد دخولها للتجارة أو طلب غريمٍ... ‌لا ‌يلزمه ‌الإحرام؛ لأنَّ الإحرام غير مقصودٍ لعينه بل لأداء النسك به، وهذا الرجل غير قاصدٍ أداء النسك فكان الحرم في حقّه كسائر البقاع، فكان له أن يدخلها بغير إحرامٍ".

يُنظر: "المبسوط" (دار المعرفة – بيروت)، شمس الأئمة السرخس. 4/167.

"Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) [Мәккәгә] яулап алынган көнне ихрамсыз керде. Әгәр [кем дә булса] [Мәккәгә] сату-алу яки бурычлы кешедән акча таләп итү өчен керергә теләсә... аңа ихрамга керү мәҗбүри түгел, чөнки ул үзмаксат түгел, ә хаҗ гамәлләрен үтәү булып тора. Ә [Мәккәгә сату-алу яки бурычлы кешедән акча таләп итү өчен килгән] бу кешенең хаҗ гамәлләрен үтәү максаты юк, шул сәбәпле Мәккә гади җирлек дәрәҗәсенә әверелә, һәм аңа ихрамсыз керергә мөмкин".

К.: "әс-Сәрахси" (басма: Дар әл-мәгърифә" – Бәйрут), Шәмсүл-Аимма әс-Сәрахси. 4/167.

"فإن ‌قُدِّمَ ‌الإحرام على هذه المواقيت جاز".

يُنظر: "الهداية في شرح بداية المبتدي" (ط. دار إحياء التراث العربي – بيروت)، برهان الدين المرغيناني. 1/134.

"Вакытыннан алда ихрамга керү рөхсәт ителә”.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалар бүлеге (даруль-ифта). 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана