Тәваф кылу вакытында күрем башланса нишләргә?

09 декабрь 2022 ел 18:00

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Гомрәдә тәваф кылу вакытында күрем башланса нишләргә?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Тәваф кылганда, тәһарәтле һәм госелле булу фарыз. Әгәр тәваф вакытында хатын-кызның күреме башланса, тәваф кылуны туктатырга һәм мәчеттән чыгарга кирәк. Ә тәвафны күрем тәмамлангач кылып бетерү зарур.

"ويمنع الحيض ‌الطواف ‌بالبيت وكذا الجنابة لما في الصحيحين (صحيح البخاري – 5548، صحيح مسلم – 1211) أَنَّهُ عَلَيْهِ الصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ قَالَ لِعَائِشَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا لَمَّا حَاضَتْ ... أَنْ لَا تَطُوفِي بِالْبَيْتِ حَتَّى تَغْتَسِلِي".

يُنظر: "البحر الرائق" لابن نجيمٍ، 1/207.

"Күрем, җөнеб халәте буларак, тәваф кылуга комачаулык итә. Имам Бохари (5548) һәм Мөслимнең (1211) хәдис җыентыкларында тапшырылган хәдис буенча, Пәйгамбәр Мөхәммәд  ﷺ Гайшәгә (Аллаһ аннан риза булсын) күреме вакытында Кәгъбә тирәли тәваф кылмаска кушкан. Тәвафны, күрем тәмамланып, госел коенгач кына кылырга мөмкин”. 

Кара. "Әл-Бәхр әр-раик", ибн Нүҗәйм, 1/207.

Аллаһ – яхшырак Белүче

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана