Аллаһны Галәм архитекторы дип атау рөхсәт ителәме?

09 декабрь 2022 ел 18:01

Сорау. Әссәламүгаләйкүм! Кайбер кешеләр Раббыны Галәм архитекторы, биек акыл дип атый. Мөселманнарда Аллаһны мондый тасвирламалар белән язу рөхсәт ителәме?

Җавап.

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән.

Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Аллаһ исемнәре изге мәгънәгә ия, шул сәбәпле Аны бары Ул Үзен атаган, яки Аллаһы Илчесе (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) телгә алган исемнәр белән генә атарга ярый.

Күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани шушы фикер яклы булган. Үзенең “әл-Барк әл-вәмид” китабында ул әлеге мәсьәләгә махсус бүлек багышлый (кара: Шиһабетдин Мәрҗани. !Әл-Барк әл-вәмид галә әл-бәгид әл-мүсамма би-н-нәкыйд!. Казан: Вечеслав типографиясе; 1888. Б. 58).

"كذلك أسامي الله تعالى عند أهل السنة والجماعة توقيفيةٌ، لأنَّه ليس لأحدٍ أن يسمِّي الله تعالى باسمٍ إلا أن يأذن الله له".

يُنظر: "أصول الدين"، أبو اليسر محمد البزدوي ص226.

«Аллаһ исемнәре шулай ук, Әһле сөннәт вәл-җәмәгать карашы буенча, бары Шәригать текстларыннан [таукыфийя] алына, шуңа Аллаһны бары Аллаһ рөхсәт иткән исемнәр белән генә атарга мөмкин».

("Усул әд-Дин", Әбу әл-Юср Мөхәммәд әл-Баздави. Б. 226).

Аллаһ – яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана