Чалынмый калган корбанны ничек каза кылырга?

09 декабрь 2022 ел 18:05

Сорау. Әссәламүгаләйкүм! Нисабка ия була торып та, Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалмадым. Хәзер каза кылырга телим, моны ни рәвешле үтәргә мөмкин?

Җавап.

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән.

Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Корбан чалу бары Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәрендә генә башкарыла. Әгәр сез бу көннәрдә нисаб күләменә ия була торып та бу гамәлне үтәмәгән булсагыз, сезгә корбанлыкның бәясе күләмендә сәдака таратырга кирәк. Мисал өчен, сез яшәгән җирлектә корбан сарыгы уртача 10.000 сум торса – шул акчаны сәдака итеп бирү таләп ителә.

Бу уңайдан имам әс-Сәрахси болай дип яза:

"وأما بعد مضي أيام النحر فقد سقط معنى التقرُّب بإراقة الدم؛ لأنَّها لا تكون قربةً إلا في مكانٍ مخصوصٍ وهو الحَرَمُ، وفي زمانٍ مخصوصٍ وهو أيام النحر. ولكن يلزمه التصدُّق بقيمة الأضحية إذا كان ممن تجب عليه الأضحية".

يُنظر: «المبسوط»، شمس الأئمة السرخسي 12/14.

"Корбан чалу көннәре узганнан соң [Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәре], [Аллаһка] корбан чалу юлы белән якынаюның мәгънәсе калмый, чөнки бу төр гыйбадәт урын (әл-Хәрәм) һәм вакыт (корбан чалу көннәре) белән билгеләнгән. Әгәр дә кешегә корбан чалу мәҗбүри булган булса [һәм ул аны корбан чалу көннәрендә үтәмәсә] – аңа корбанлык малы бәясе күләмендә сәдака бирергә кирәк".

("Әл-Мәбсүт", әс-Сәрахси Т. 12. Б. 14).

Аллаһ – яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана