Сөннәт намазларын каза кылу турында хокукый карар

09 декабрь 2022 ел 18:11

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Җөнеб хәлендә булганнан соң, онытылып китеп, госел коенасы урынга тәһарәт алганмын. Миңа хәзер сөннәт һәм фарыз намазларын яңадан укырга кирәкме, әллә фарыз намазларын гынамы?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Тәһарәтле һәм госелле булу намазның дөреслеге өчен шарт булып тора. Аллаһ бу хакта Коръәндә әйтә (5:6):

﴿وَإِنْ كُنْتُمْ ‌جُنُبًا فَاطَّهَّرُوا﴾

Әгәр [намаз укырга кирәк булган вакытта], сез җөнеб хәлендә икәнсез, [тәнне тулысынча юып – госел алып], чистарыныгыз.

Сезнең очракта фарыз, витр намазларын һәм иртәнге намазның сөннәтен үтәргә кирәк (әгәр сез госел коенмаган килеш иртәнге намазны укыган булсагыз). 

"Бәдаи‘ әс-санаи‘" китабына болай дип әйтелә:

"وأما بيان أنَّ السنة إذا فاتت عن وقتها هل تقضى أم لا؟ فنقول وبالله التوفيق: لا خلاف بين أصحابنا في سائر السنن سوى ركعتي الفجر، أنَّها إذا فاتت عن وقتها لا تقضى سواء فاتت وحدها، أو مع الفريض".

يُنظر: "بدائع الصنائع في ترتيب الشرائع"، علاء الدين الكاساني، 1/287.

«Ә инде сөннәт [сөннәт намазы] мәсьәләсен аңлатуга килгәндә, сөннәт намазы укылмый калган булса, аны каза кылырга кирәк буламы? Без ярдәмнең бары Аллаһтан булуын гына әйтә алабыз: безнең фикердәшләребездә бу мәсьәләдә, иртәнге намазның сөннәтен каза кылудан кала, каршылыклар юк. Әгәр алар [сөннәт намазлары] укылмый калган икән – каза кылынмый, һәм монда фарыз намазы белән бергә яки аннан башкамы [укылмый калган] – аерма юк».

("Бәдаи‘ әс-санаи‘ фи тәртиб әш-шәраи‘", ‘Аляуддин әл-Касани. 1/287).

Шулай ук:

"أما سنة الفجر فإن فاتت مع الفرض تقضى مع الفرض استحساناً لحديث ليلة العريس".

يُنظر: "بدائع الصنائع في ترتيب الشرائع"، علاء الدين الكاساني، 1/287.

"Ә иртәнге намазның сөннәтенә килгәндә, әгәр аның белән бергә фарыз намазы да укылмаган булса, сөннәтне каза кылырга кирәк. Бу хакта “төнге үткел” (“ночной перевал”) турында хәдистә әйтелә”. ("Бәдаи‘ әс-санаи‘ фи тәртиб әш-шәраи‘", ‘Аляуддин әл-Касани. 1/287).

Һәм Аллаһ -  яхшырак Белүче.  ⠀⠀⠀

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана