Муса Бигиев һәм коранитлар

09 декабрь 2022 ел 18:12

Сорау. Әссәламүгаләйкүм! Муса Бигиев коранитларга каршы чыгып җавап язган дигән мәгълүмат чынбарлыкка туры киләме?

Җавап.

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән.

Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Дөрестән дә, 1945нче елда Һиндстанда Муса Бигиевның “Китаб әс-Сөннәт” хезмәте нәшер ителә (Бигиев М. Китаб әс-Сөннәт / М.Бигиев. – Бхопал, Һиндстан, 1945. – 128 б.).

Бигиевның әлеге китапны язу сәбәбе – аның үзләрен “Коръән әһеле” дип атаган һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ сөннәтен кире каккан кешеләр белән танышуы тора. Әлеге китапта Муса Бигиев болай дип яза:

"...واستقت فرقةٌ تُسمَّت بأهل القرآن، تنكر الأحاديث، وتنكر السُّنَنَ وتنكر كونها أصلاً من أصول أدلَّةٍ شرع الإسلام في إثبات الأحكام، وما تُسمَّت بلقب أهل القرآن إلا لمجرَّد إنكارها سُنن صاحب القرآن الكريم"

يُنظر: "كتاب السنة" لموسى جار الله: دراسة وتحقيق (الجزء الأوَّل)، حساموف إلمير رشيدوفيتش. ص 109.

"… “Коръән әһеле” исемен алган төркем барлыкка килде һәм хәдисләрне, сөннәтне [Исламның бер бүлеге буларак], шулай ук аның [сөннәтнең] шәригатьтә хокукый нормалар чыгаруда төп дәлилләрнең берсе булуын кире кага башладылар. Аларның үзләрен “Коръән әһеле” дип атаулары Коръән белән бүләкләнгән [Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ] сөннәтен кире кагуга гына нигезләнгән".

М.Бигиевның “Китаб әс-сөннәт” трактаты материалында шәригать чыганагы буларак сөннәт апологетикасы (китапның 1нче өлеше) "كتاب السنة" لموسي جار الله: دراسة و تحقيق (الجزء الأول) . – Болгар, 2021. – Б. 109).

Аллаһ – яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана