Сөт кардәшләрнең балалары бер-берсенә мәхрәм буламы?

09 декабрь 2022 ел 18:19

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Сөт абый-эне һәм апа-сеңел кардәшләрнең балалары бер-берсенә мәхрәм буламы?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Сөт абый-эне һәм апа-сеңел кардәшләрнең балалары Шәригатьтә икетуган кан кардәшләр дәрәҗәсендә була. Алар бер-берсенә мәхрәм түгел, чөнки Аллаһ аларны бер-берсе белән никахлаша алмаучылар исемлегенә кертмәгән («ән-Ниса» сүрәсе, 23 аять), шуңа күрә кыз кеше икетуган абыйсы каршында яулык бәйләп йөрергә тиеш.

﴿‌حُرِّمَتْ ‌عَلَيْكُمْ أُمَّهَاتُكُمْ وَبَنَاتُكُمْ وَأَخَوَاتُكُمْ وَعَمَّاتُكُمْ وَخَالَاتُكُمْ وَبَنَاتُ الْأَخِ وَبَنَاتُ الْأُخْتِ وَأُمَّهَاتُكُمُ اللَّاتِي أَرْضَعْنَكُمْ وَأَخَوَاتُكُمْ مِنَ الرَّضَاعَةِ وَأُمَّهَاتُ نِسَائِكُمْ وَرَبَائِبُكُمُ اللَّاتِي فِي حُجُورِكُمْ مِنْ نِسَائِكُمُ اللَّاتِي دَخَلْتُمْ بِهِنَّ فَإِنْ لَمْ تَكُونُوا دَخَلْتُمْ بِهِنَّ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ وَحَلَائِلُ أَبْنَائِكُمُ الَّذِينَ مِنْ أَصْلَابِكُمْ وَأَنْ تَجْمَعُوا بَيْنَ الْأُخْتَيْنِ إِلَّا مَا قَدْ سَلَفَ إِنَّ اللَّهَ كَانَ غَفُورًا رَحِيمًا﴾

 “Аналарыгыз, кызларыгыз, апа-сеңелләрегез, ата ягыннан апаларыгыз, ана ягыннан апаларыгыз, абый-энеләрегезнең кызлары, апа-сеңелләрегезнең кызлары, сезне имезгән (сөт) аналарыгыз, сөт кыз кардәшләрегез, хатыннарыгызның аналары, якынлык кылынган хатыннарыгызның (ияреп килгән һәм) сезнең яклауда булган үги кызларыгыз (өйләнү өчен) сезгә харам кылынды. Әгәр алар белән (зөфафка) кермәгән булсагыз, (алардан аерылуыгыз яки үлгән очракларында кызларына өйләнүегездә) сезгә бер гөнаһ юк. Билләрегездән булган (үз) улларыгызның хәләлләре (киленнәрегез) һәм ике сеңелне (берьюлы никахта) берләштерү дә – әгәр бу элегрәк (җаһилият дәверендә үк) булмаган булса (сезгә шулай ук харам кылынды). Һичшиксез, Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле (ән-Ниса сүрәсе, 23 аять).

عن عائشة رضي الله عنها: "فَإِنَّهُ يَحْرُمُ مِنَ الرَّضَاعَةِ ‌مَا ‌يَحْرُمُ ‌مِنَ ‌النَّسَبِ"

يُنظر: "صحيح مسلم"، رقم الحديث: 1445.

Гайшә (аннан Аллаһ риза булсын) тапшырган хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ: "Бала имезү сәбәпле [өйләнешүне] тыю туганлык сәбәпле тыю белән бер", - дип әйткән.

Кара: "Сахих Мөслим", №1445.

Аллаһ - яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана