Саламнан гошер сәдакасы

09 декабрь 2022 ел 18:23

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Минем җир кишәрлегем бар. Мин анда бодай утыртам һәм аннан даими рәвештә гошер чыгарам. Әмма бер мәсьәлә бар: бодай сабагыннан салам әзерлиләр һәм терлекчелектә файдаланалар. Бу саламнан да гошер сәдакасын бирергә кирәкме?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Сезнең очракта саламнан гошер түләү бурычы тормый, чөнки сез бодай үстерүне максат итеп куйгансыз. Хәнәфи мәзһәбе китапларында болай диелә:

 «كلُّ ما لا يُقصد به استغلال الأرض لا يجب فيه العشر مثل السعف والتبن...».

يُنظر: «الفتاوى الهندية» 1/186، «البحر الرائق شرح كنز الدقائق» لابن نجيم المصري 2/256.

«Җирне эшкәрткәндә төп максат булмаган эшчәнлектән гошер түләү мәҗбүри түгел, мәсәлән, пальма ботаклары һәм салам…»

(«Әл-Фәтава әл-Хиндия», 1/186; «әл-Бәхр әр-Раик шәрх Канз әд-Дакаик» Ибн Нүҗәймә әл-Мисри, 2/256)

Аллаһ - яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана