Мөселманнарга хеллоуин бәйрәм итәргә рөхсәт ителәме?

09 декабрь 2022 ел 18:25

Билгеле булганча, хеллоуин бәйрәме тарихы кельтларга барып тоташа. Алар яңа елны 31 октябрьдән 1 ноябрьгә каршы төндә бәйрәм иткән. Бу көнне кешеләр, теге дөньядан туганнарының рухларын кайтарсын, яки, киресенчә, аның кул астындагылар – явыз көчләр - кешеләргә зыян китермәсен өчен, караңгылык хуҗасы Самхейхны юмаларга тырышкан.  Бу төр ышанулар ислам тарафыннан кире кагыла, чөнки мөселманнар бу дөнья белән бары тик Аллаһ кына идарә итә, һәм башка көчләр аңа тәэсир итә алмый дип ышана.

Әмма кайберәүләр хәзерге вакытта бу бәйрәмнең дөньяви характерга ия булуын һәм аның күңел ачуга гына кайтып калуы турында бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин бу бәйрәмдә җен-пәриләр белән уйнау элементлары бар, кешеләр убыр һ.б. булып киенәләр, һәм без бу культураның күпмедер дәрәҗәдә шайтан туена әверелүен күрәбез. Кешеләр моңа охшаш гамәлләрне кылмасалар да, куркыныч итеп киенмәсәләр дә, хэллоуин вакытында исерткеч эчемлекләр эчеп, зина кылсалар һ.б, без моны традицион әхлакый кыйммәтләргә каршы кирә, дип бәялибез. Чөнки мондый тәртипсезлекләр милләтнең юкка чыгуына алып бара, милләт шул рәвешле юк ителә. Шулай ук бу бәйрәмдә Иблис ачыктан-ачык искә алына. [Хеллоуин хөрмәтенә] оештырыла торган кайбер чараларны хәтта “Иблис туе” дип рекламалыйлар.

Оккультизм белән бәйле нәрсәләргә табынмасалар да, бу бәйрәмдә катнашу үзе үк тыела. Бу турыда пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ "Кем дә кем берәр халыкка охшарга тырышса, ул - шуларның берседер" дигән хәдисе ачык күрсәтә (хәдисне Әхмәд, №5114; Әбу Дауд №4031 тапшырган). Алдарак  бу бәйрәмдә куркыныч җанварлар һәм сихерчеләр булып киенеп катнашулары хакында әйткән идек. Еш кына болай киенүнең максаты булып кеше куркыту тора. Бу уңайдан шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ "Мөселманнарга мөселманнарны куркыту тыела" дигән хәдисе бар (хәдисне Әхмәд, №23064; Әбу Дауд, №5004 тапшырган).

Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана