2023нче елда Нәзарәттә татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу буенча 23 проект гамәлгә ашырылды

26 декабрь 2023 ел 09:25
2023нче елда Нәзарәттә татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу буенча 23 проект гамәлгә ашырылды

Татарстан мөфтияте эшчәнлегендә татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. 2023нче елда – Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында – ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу өлкәдә 23 проектны гамәлгә ашырды.

Бу өлкәдә иң төп башлангычларга – республикабызның барлык мәчетләрендә Хәтер көне уздырылу; Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча олимпиада; XVI Рәсәйкүләм мөселман балалар сабан туе; Мисырның Каһирә шәһәрендә мәшһүр татар галиме Муса Бигиев каберенә истәлек билгесе куелу; Алабугада җәядән ук ату буенча Бөтенроссия “Туган батыр” турниры; 11 мең кешелек XI Республикакүләм ифтары; Татар абыстайлары форумы; “Хозур ТВ” телеканалы 6 яңа төбәктә күрсәтә башлау һ.б. керә. Шулай ук татар телен өйрәнү өчен “Без – татарлар” онлайн-платформасының үз эшен дәвам итүе һәм 10нан артык иҗади бәйге уздырылу игътибарга лаек. Моннан тыш, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мариуполь шәһәренә эш сәфәре барышында Донбасста яшәүче татарлар Татарстан мәдрәсәләренә бушлай белем алырга чакырылды.

2023нче ел нәтиҗәләре буенча Нәзарәтнең “Хозур ТВ” телеканалы үзенең географиясен киңәйтте, аның тапшырулары хәзер Россиянең 16 төбәгендә күрсәтелә: Татарстанда, Башкортостанда, Мәскәү өлкәсендә, Севастопольдә, Дагыстанда, Чувашия республикасында, Түбән Новгород өлкәсендә, Тындада (Амур өлкәсе), Волгоград өлкәсендә, Оренбург һәм Оренбург өлкәсендә, Ростов, Тверь өлкәләрендә, Краснодар краенда, Санкт-Петербургта, Самарада. Якутия, Түбән Новгород һәм Иваново кебек төбәкләрдә трансляцияләү мәсьәләсе карала һәм килешүләр төзү буенча эш алып барыла. Телевизион проект Татарстан мөфтияте һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан гамәлгә ашырыла. “Хозур ТВ” тапшыруларын кабель телевидениесендә, huzurtv.ru сайтында карарга, App Store яки Google Play-да каналның түләүсез мобиль кушымтасын йөкләп алырга мөмкин.

“Без – татарлар!” онлайн-платформасы 2023нче елда үз эшен уңышлы дәвам итте. Узып баручы елда бушлай платформадан 5000нән артык кеше файдаланды. Әлеге онлайн-ресурс 2018-2021нче елларда Татарстан мәчетләрендә уңышлы оештырылган курсларның программасы һәм аларда кулланылган “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” уку әсбабы (ул РИИда мәчет каршындагы курслар өчен махсус төзелде) нигезендә Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан эшләнде. 

Татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрен саклауда шулай ук ел саен Бөгелмә шәһәрендә үткәрелүче “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале кебек бәйгеләр зур өлеш кертә. Быел фестиваль Татарстанның барлык почмакларыннан, Самара өлкәсеннән һәм Башкортостаннан 200ләп мөнәҗәт башкаручыны җыйды. Яшьләр арасында татар телен популярлаштыру буенча шулай ук “Таян Аллаһка!” әдәби бәйгесе, “Татар вәгазе” телевизион бәйгесе, “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестивале, “Татар азаны” бәйгесе һ.б. зур өлеш кертә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана