Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов "Спасское" авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылышында булды.
Сәламәтлек Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм баласына бирелгән иң зур бәхет булып тора. Ислам дине сәламәт яшәү рәвеше алып бару яклы.
Шәхси гигиена һәм тормышны дөрес алып баруның төп кагыйдәләре Кәламе шәриф аятьләрендә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә әйтелгән. Үз сәламәтлеген кайгыртучы мөселман кешесе, авыру сәбәпле хәлсезләнгән кешегә караганда, Аллаһы Тәгаләгә файдалырак", - дип билгеләп үтте Рамил хәзрәт.