23-24 сентябрьдә Балтачта корбан ашлары гөрләде. Ике көн дәвамында өч йөзәр мөселман һәм мөслимә кардәшләребезгә бәйрәм табыны әзерләнде. Табынның төп сые – корбан ите һәм хаҗилар күчтәнәче – зәм-зәм сулары булды. Коръән аятьләре уку һәм яңа һиҗри елга аяк басуыбызга багышланган вәгазь сүзләре белән башланган әлеге мәҗлес быел хаҗ сәфәренә бару бәхетен татыган кардәшләребезнең чыгышлары, дога-нәсыйхәтләре белән үрелеп барды. Татарстанның баш казые, Балтач мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үз чыгышында: “Рамазан аенда Раббыбызга ризыктан тыелып якынайган булсак, хәзер киресенчә, корбан итеннән авыз итеп якынаябыз, калебләребезне пакьлибез. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызның сөенечен бу дөньяда һәм ахирәттә күрергә насыйп итсен”, – дигән сүзләр яңгырады.
Балтач районыннан быел утыздан артык хаҗи изге җирләрдә гыйбадәт кылды. Һәрберсенең чыгышында – ихлас шөкер сүзләре, йөзләрендә шатлык нуры, күзләрендә рәхмәт яшьләре. Кылган хаҗлар, чалган корбаннар кабул, әҗере бары җәннәт нигъмәтләре булса иде...