Әлмәт үзәк мәчетендә «Душой с тобой, моя мечеть!» конкурсы җиңүчеләрен, катнашучыларны бүләкләделәр. Әлеге шигъри конкурс таләпләре буенча мәчеткә мәхәббәтне белдерү тиешле иде.
Конкурста 18 кеше көч сынашты, аның иң кечкенәсенә – 11 яшь, ә иң өлкәненә 82 яшь. Катнашучылар татар һәм рус телләрендә шигырьләрен җибәрделәр. Жюри составында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһие, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Әлмәт филиалы җитәкчесе Ландыш Зарипова булды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар арасында беренче урын Гөлшат Җаббаровага, урта яшьтәгеләр арасында Әлфия Яруллинага, олы буын арасында Сания Сәлимовага бирелде.