14 февраль көнне Каенлык авылының мәдәният йортында Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре катнашында вәгазь кичәсе булып үтте. Авыл имамы Әнәс хәзрәт Гайнуллин килгән кунакларга, авыл халкына рәхмәтен җиткерде.
Фәнис хәзрәт Гайнатуллин: “Моннан унсигез ел элек шушы авылга килеп, мөэмин-мөселман кардәшләребезгә дин дәресләре биргән идем. Шул вакыт Аллаһының рәхмәте белән күбесе намазга басты. Әкренләп Коръән дә укырга өйрәнделәр. Хәзерге вакытта авыл мәчетендә даими рәвештә намазлар укылып тора. Бу безнең өчен, әлбәттә, зур шатлык”, – диде хәзрәт үз чыгышында.
Әнәс хәзрәт Гайнуллин мәчетләр каршында укыту белән бәйле мәсьәләләргә тукталып үтте. Авыл халкы дингә, гыйлемгә омтылырга тиешлеге турында искәртеп үтте.
Буа шәһәрендә яңа төзелеп килүче мәчетнең имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин үзенең чыгышында залдагыларны ислам дине кануннары буенча яшәргә чакырды. Һәм ул соңыннан үзенең изге теләкләрен дә җиткерде.
Чара өйлә намазы белән тәмамланды.