Мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак

21 март 2018 ел 11:22
Мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак

   Ул быел 7 апрельдә һәр елдагыча Чаллының “Витязь” спорткомплексында узачак. Былтыр татарча көрәштә һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 19 шәһәр районыннан һәм Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашкан иде. Ә бу ярышларның  нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә. Турнирда катнашучылар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Түбән Кама вәкиле, 70 килограммга кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Былтыр аны хуҗалар – Чаллы командасы яулады.

Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша. Рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана