3 сентябрь көнне, матур җәйге яллардан соң, Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлектә укулар башланып китте. Быел беренче курска 10 шәкерт кабул ителде.
Дәресләр башланыр алдыннан шәкертләр өчен махсус җыелыш уздырылды. Җыелышны Буа мәдрәсәсенең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов башлап җибәрде. Мөслим хәзрәт шәкертләргә мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәтнең тәбрикләү сүзләрен җиткерде, шәкертләрне мәдрәсә мөгалиммнәре белән таныштырды. Мәдрәсә завучы Радия ханым Хәсәнова шәкертләргә мәдрәсәнең уку тәртипләрен аңлатып үтте, яңа уку елына җәдвәл белән таныштырды, беренче курс шәкерләренә уңышлар теләде. Шәкертләр уңай тәэсирләр белән үзләренең укый торган сыйныфларына таралды.