Шушы көннәрдә Чистай мөхтәсибәтендә «Йәгез, кызлар!» яшь мөслимәләр клубы үз эшен башлап җибәрде. Беренче очрашу кызыклы һәм җанлы узды. Шәһәрнең Ислам үзәгендә Светлана Ситдыйкова кул эше буенча мастер-класс оештырды. Ул кызларны яфраклардан үзенчәлекле бәйләмнәр җыярга өйрәтте. Кызларга мастер-класс бик ошады.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: «Йәгез, кызлар!» яшь мөслимәләр клубына 7-16 яшьлек кызлар йөри ала. Биредә алар дини белем дә, төрле кызыклы һәм файдалы күнекмәләр дә ала. Клубның җитәкчеләре - Илһамия Шәрифуллина һәм Лиана Шаязданова.