Чистайда «Йәгез, кызлар!» яшь мөслимәләр клубы үз эшен башлап җибәрде

16 октябрь 2018 ел 13:10
Чистайда «Йәгез, кызлар!» яшь мөслимәләр клубы үз эшен башлап җибәрде

Шушы көннәрдә Чистай мөхтәсибәтендә «Йәгез, кызлар!» яшь мөслимәләр клубы үз эшен башлап җибәрде. Беренче очрашу кызыклы һәм җанлы узды. Шәһәрнең Ислам үзәгендә Светлана Ситдыйкова кул эше буенча мастер-класс оештырды. Ул кызларны яфраклардан үзенчәлекле бәйләмнәр җыярга өйрәтте. Кызларга мастер-класс бик ошады.  

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: «Йәгез, кызлар!» яшь мөслимәләр клубына 7-16 яшьлек кызлар йөри ала. Биредә алар дини белем дә, төрле кызыклы һәм файдалы күнекмәләр дә ала. Клубның җитәкчеләре - Илһамия Шәрифуллина һәм Лиана Шаязданова.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана