22 ноябрьдә Алексеевскиның Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте. Әлеге чарада барлыгы йөздән артык әби-бабайлар, балалар катнашты. Шулай ук Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Спас районыннан Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров кунак буларак килделәр.
Мәүлид кичәсендә мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде, Коръән укылды. Халыкка мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерделәр. Балаларга бүләкләр таратылды. Ел дәвамында мәчет эшендә актив катнашучыларга шәмаилләр, бүләкләр бирелде.