25 гыйнвар көнне Толымбай авылы “Тамак” кафесында ишан Әхмәр хәзрәт Юныс укулары булып узды. Бу чараны Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев оештырды. Кунаклар булып районыбыз имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм авыл имамнары чакырылды.
Мәҗлесне Раил Садриев ачып җибәрде: бераз ишан турында сөйләп үтте, аның исемен күтәрү өстендә эшләячәген белдерде. Сүзне тарих белгече, галим - Каюм улы Ринат әфәндегә бирде. Ул Әхмәр хәзрәтнең биографиясен: кайларда торганнарын, укуларын тәсвирлап сөйләп үтте.
Үзе төзегән Гизатуллиннар нәселе шәҗәрәсен авыл имамы Линар хәзрәт гаиләсенә бүләк итеп тапшырды. Илмир хәзрәт шул авылдан мәңгелеккә киткән имам-хытыйбларга дога кылып тәмамлады.