Кичә Буа мөхтәсибәтенең төшерү төркеме Чәчкап авылының яңа мәдрәсәсендә булып кайтты. Биредә барлыгы 71 кеше дини гыйлем ала. Олысы да, кечесе дә бик теләп белем туплый. Аларны Гөлшат ханым Каюмова белән Нәсих әфәнде Шәрәфетдинов укыта. Мәдрәсәдә Коръән уку, әдәп-әхлак, гыйбадәт кылу тәртипләре аңлатыла.
Чәчкап авылы элек-электән дини авылларның берсе булып саналды. Анда халык ислам дине гыйлеме алу белән мәшгуль. Әлегә кадәр авыл мәчете янындагы кечкенә генә мәдрәсә халыкка дин дәресләрен алу өчен хезмәт итте. Еллар үтү белән, шәкертләр саны артты. Шул сәбәпле, халык киңәшләшеп, 2017 елның көзендә мәчет ишегалдында яңа мәдрәсәгә нигез салды.