Мәчет каршындагы курсларда Коръән белемен бирүче мөгаллимнәр Болгарга җыелды

20 март 2019 ел 16:55
Мәчет каршындагы курсларда Коръән белемен бирүче мөгаллимнәр Болгарга җыелды

Бүген Болгар ислам академиясендә “Мәчетләр каршындагы курсларда Коръән Кәрим белән бәйле предметларны укыту (тәрбия итү) проблемалары” дип исемләнгән семинар ачылды. Республикабыз мәчетләрендә дини белем бирүче 150дән артык мөгаллим катнаша торган чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе, Болгар ислам академиясе, ТР Фәннәр академиясе Исламны өйрәнү үзәге оештыра.

Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр семинар башланганчы ислам тарихына багышланган музей экспозициясе белән таныштылар.

Семинар ачылышында килгән кунакларны һәм катнашучыларны “Шамил” мәдрәсәсе мөдире, ТР ФА “Исламны өйрәнү үзәге”нең фәнни хезмәткәре Камил хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге баш белгече Айнур Йосыпов, Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров сәламләде. Алга таба Камил хәзрәт “Мәчет каршындагы курсларда Коръән белән бәйле предметларны укыту методлары” хакында чыгыш ясады. “Шамил” мәдрәсәсе мөдире урынбасары Алсу Мөхәммәтшина Габденнасыйр Курсави исемендәге Коръән Кәрим кабинеты белән таныштырды һәм “Шамил” мәдрәсәсендә Коръән дәресләре: укытучыларның тәҗрибәсен анализлау” дигән темага чыгыш ясады. Алга таба “Шамил” мәдрәсәсеннән турыдан-туры видеотрансляция рәвешендә 5 яшьлек балалар катнашында тәхфиз һәм тәфсир фәннәре буенча интегральләштерелгән ачык дәрес күрсәтелде. Семинар “Шамил” мәдрәсәсе мөгалимнәренең Коръән дәресләрен алып бару буенча тәҗрибәләрен өйрәнү белән дәвам итте. “Мәчет каршындагы курсларга йөрүче төрле яшьтәгеләрне Коръәнгә укытуның үзенчәлекләре” турында Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге мөдире Габдерәшит хәзрәт Фәизов, “Мәчет каршындагы курсларда һәм башлангыч мәдрәсәләрдә тәҗвид дәресләрен укыту методикасы үзенчәлекләре” белән Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин таныштырды. Алга таба БИАның актлар залында “Коръән Кәрим белән бәйле предметларны укыту буенча дәрес эшкәртмәләре җыентыгын презентацияләү чарасы узды. Бүген кич дәвамында Болгар ислам академиясе докторы Исмәгыйль Болбол “Коръән гыйлемнәре” дәресен алып барачак. Иртәгә семинарда катнашучылар өчен Болгар ислам академиясе һәм Борынгы Шәһре Болгар буенча экскурсия уздырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана