18 апрель көнне Югары Ослан районының "Каен" балалар бакчасында "Мин бит татар баласы" дигән конкурс булды. Әлеге чараларны үткәрүдә район мәгариф бүлеге һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, Югары Ослан районы мөхтәсибәте катнашты. Конкурс балаларда дини-әхлакый сыйфатлар, илебезгә мәхәббәт, татар халкында гореф-гадәтләр, милләт традицияләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Чаралар алты номинациядә үткәрелде: "Татар малае – 2019", "Татар кызы – 2019", "Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай (кыз)", "Иң тырыш малай (кыз)", "Иң талантлы малай (кыз)", "Иң матур сәхнә образы өчен". Җиңүчеләргә мәгариф бүлеге дипломнары һәм мөхтәсибәт тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
Югары Осланда районкүләм "Мин бит татар баласы" конкурсы үткәрелде
19 апрель 2019 ел 15:20
Соңгы яңалыклар
Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре татарча диктант язды
16 октябрь 2023 ел 10:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы