18 май көнне районыбызның Бикмураз авылы мәчетендә мәхәлләсе ярдәмендә зур ифтар мәҗлесе булып үтте.
Килгән кунаклар арасында мөхтәсибебез Илмир хәзрәт Хәсәнов, Төркия мәмләкәтеннән килгән Йолдыз әфәнде Хәйри, Буаның 8 мәхәллә имамы - Шамил хәзрәт Вәлиуллин һәм актив төзелеш ярдәмчесе Зөфәр әфәнде Садыков катнаштылар.
Авыл имамы Илдус хәзрәт Асадуллин ахшам намазына хәтле мәҗлесне башлап җибәрде. Ул рамазан аеның өстенлеге турында сөйләп үтте. Имам-мөхтәсиб рамазан ае белән тәбрик итте.
Мәчеткә йөрер өчен авылда бар мөмкичелекләр дә тудырылган, авыл халкына бары Аллаһ йортына йөреп, гыйбәдәт кылырга гына кала , - диде Илмир хәзрәт.
Ураза тотучылар мәчет янындагы шатерда әзерләнгән мул табын артында ифтар кылдылар. Соңыннан тәрәвих намазын укып, догалар кылып таралыштылар.