Сарманда "Гаилә ялы" ярышлары узды
17 февраль 2020 ел 13:36
16-нчы февраль көнне Сарман районы мөхтәсибәтендә "Старт" чаңгы базасында “Гаилә ялы” спорт-күңел ачу ярышлары уздырылды. Программа буенча, балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ачык һавада уеннар, төрле эстафеталар оештырылды, яллар күңелле һәм кызыклы булсын өчен быел беренче тапкыр биатлон ярышы үткәрелде, прокатка чаңгылар алу мөмкинлеге булдырылды, кафелар эшләде. Әлеге спорт чарасы ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Сарман районының 90 һәм Сарман авылының "Тәүфыйк" мәчетенең 25 еллык юбилеена багышлап оештырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ахырдан мәчеттә пылаудан авыз итү оештырылды.
Соңгы яңалыклар
22 февраль 2024 ел 17:26
19 февраль 2024 ел 12:42
15 февраль 2024 ел 17:00
07 февраль 2024 ел 19:42