Пандемия шартларында быел Татарстанда VIII Республикакүләм ифтар ризыклары өйгә китереп бирү рәвешендә гамәлгә ашырыла.
Кичә Чүпрәле район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә бер төркем мөселманнар 150 кешелек VIII Республикакүләм ифтар җыелмаларын Казан шәһәреннән алып кайтып, аларны ифтар вакытына кадәр район мөселманнарына, мәхәлләләрдә булган аз керемле, ятим, мохтаҗ гаиләләргә өләште.
Шулай ук, Татарстан мөфтияте тарафыннан алдагы көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына да Камил Сәмигуллинның котлау хатлары һәм бүләкләр таратылган иде.
Чүпрәле мөхтәсибәте бу изге эштә үзләренең өлешләрен керткән Татарстан мөфтиятенә, транспорт белән тәэмин иткән район башлыгы Марат Гафаровка һәм бүләкләрне таратуда ярдәм күрсәткән имам-хатыйбларга олы рәхмәтләрен җиткерә.