Яңа Чишмә районында корбан ашы узды

19 август 2020 ел 18:01
Яңа Чишмә районында корбан ашы узды

19 нчы август көнне Яңа Чишмә Үзәк мәчетендә районкүләм Корбан ашы узды. Әлеге чарада имамнар, мөгаллимәләр, чакырылган кунаклар катнашты. Җыелыш алдыннан Үзәк мәчет янындагы уку бинасының төзелеше белән таныштылар.

Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов мөселманнарны сәламләде, догалар кылды һәм кунакларга сүз бирде.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров сүз алды, ул мөселманнарга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды. Яңа Чишмә районы мөселманнарының дус, тату, тыныч яшәүләрен атап үтте. Мөхтәсибәтнең мәхәлләләрне кайгыртып, эшчәнлекне оештырып алып баруын ассызыклады. Мөселманнарның сорауларына җавап бирде. Яңа Чишмә муниципаль районы Аппарат Советы җитәкчесе Илдар Фәйзуллин пандемия чорында мәхәллә имамнарының Россия законннарын үтәп эш итүләре, мөселманнар белән аңлату чаралары оештырылу һәм райондагы авыручылар, вафат булучылар турында мәгълүмат бирде. Район Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Рәшит улы Мохтаров пандемия чоры булу сәбәпле алда планлаштырылган кайбер эшләрнең кичектерелүен әйтте. Шура исеменнән рәхмәтләрен актив рәвештә эшләүчеләргә ирештерде. Илгиз хәзрәт Әшрапов та чыгыш ясаучыларга үзенең рәхмәтләрен ирештерде, һәм алда булачак җыелышларны игълан итте, мәчетләргә китаплар таратылды.

Мөселманнар табын артына рәхим итттеләр, Коръән сүрәләрен Зирекле имамы Ильяс хәзрәт укыды, дога кылды. Тәкбир әйтеп ашлар ашалды һәм мөселманнар изге теләкләр кылып таралышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана