19 нчы август көнне Яңа Чишмә Үзәк мәчетендә районкүләм Корбан ашы узды. Әлеге чарада имамнар, мөгаллимәләр, чакырылган кунаклар катнашты. Җыелыш алдыннан Үзәк мәчет янындагы уку бинасының төзелеше белән таныштылар.
Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов мөселманнарны сәламләде, догалар кылды һәм кунакларга сүз бирде.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров сүз алды, ул мөселманнарга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды. Яңа Чишмә районы мөселманнарының дус, тату, тыныч яшәүләрен атап үтте. Мөхтәсибәтнең мәхәлләләрне кайгыртып, эшчәнлекне оештырып алып баруын ассызыклады. Мөселманнарның сорауларына җавап бирде. Яңа Чишмә муниципаль районы Аппарат Советы җитәкчесе Илдар Фәйзуллин пандемия чорында мәхәллә имамнарының Россия законннарын үтәп эш итүләре, мөселманнар белән аңлату чаралары оештырылу һәм райондагы авыручылар, вафат булучылар турында мәгълүмат бирде. Район Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Рәшит улы Мохтаров пандемия чоры булу сәбәпле алда планлаштырылган кайбер эшләрнең кичектерелүен әйтте. Шура исеменнән рәхмәтләрен актив рәвештә эшләүчеләргә ирештерде. Илгиз хәзрәт Әшрапов та чыгыш ясаучыларга үзенең рәхмәтләрен ирештерде, һәм алда булачак җыелышларны игълан итте, мәчетләргә китаплар таратылды.
Мөселманнар табын артына рәхим итттеләр, Коръән сүрәләрен Зирекле имамы Ильяс хәзрәт укыды, дога кылды. Тәкбир әйтеп ашлар ашалды һәм мөселманнар изге теләкләр кылып таралышты.