Бөгелмә мөхтәсибәте “Татарча диктант” белем бирү акциясенә йомгак ясады

09 октябрь 2020 ел 11:58
Бөгелмә мөхтәсибәте “Татарча диктант” белем бирү акциясенә йомгак ясады

Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәтендә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясенә йомгак ясадылар. Конкурс призерларын бүләкләү тантанасы Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә узды. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Рамил хәзрәт Хөснетдинов җиңүчеләргә дипломнар тапшырды һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде. “Татарча диктант”та катнашучыларның эшләрен югары квалификацияле татар теле укытучылары тикшерде. Исегезгә төшерәбез, «Татарча диктант» 26 сентябрьдә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» ТР дәүләт программасы кысаларында узды.

Мәгълүм булганча, быел акциядә катнашучылар Ибраһим Газинең «Сыерчыклар» әсәре буенча диктант язды. Татар телен белү дәрәҗәсенә карамастан, акциядә теләге булган һәркем катнаша алды. Алар барысы да хатасыз итеп татарча диктант язды.

Акция тәмам булганнан соң призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын – Гадиева Мәрьям;

II урын – Рәүпов Баязит;

III урын – Рәхмәтуллина Зинфира.

Өч ел дәвамында Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте тарафыннан татар телен өйрәнү курслары оештырыла. Быел бушлай татар теле курслары Бөгелмәнең ике мәчетендә: дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Үзәк мәчеттә, сишәмбе һәм җомга көнне “Ирхам” мәчетендә узачак. Татар теле дәресләренә, яшенә һәм милләтенә карамастан, теләге булган һәркем йөри ала. Дәресләр 18.00 сәгатьтә башлана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана