2 ноябрь көнне Буа шәһәренең яңа ачылган "Әбү Хәнифә" мәчетендә хатын-кызлар өчен Мәүлид кичәсе оештырылды.
Мәүлидтә якын-тирәдә торучылар, намазга йөрүчеләр һәм кунаклар катнашты. Ахшам намазы укылганнан соң мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин Мәүлид ае турында кыскача вәгазь сөйләп, Мәүлид касыйдәләрен укыды. Кунакларга Пәйгамбәребезﷺ турында фильм күрсәтте. Районның Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Шәйдуллина Гөлирә ханым оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, ел әйләнәсендә нинди чаралар үткәрелеп килгәне турында сөйләде. Кунак булып килүче абыстайлар мөнәҗәтләр, шигырьләр башкардылар, мәчет турында үзләренең җылы сүзләрен әйттеләр. Госман мәчете мөгаллимәсе Равия абыстай мәҗлесне йомгаклап, илгә-көнгә догалар кылып тәмамлады.