"Ислам тәлгәшләре" - Буада

18 июнь 2021 ел 16:21
"Ислам тәлгәшләре" - Буада

16 июнь көнне Әбү Хәнифә мәчете Резидә ханым җитәкчелегендә “Ислам тәлгәшләре” төркеме кунакларына үзенең ишеген ачты. Мәскәү, Казан, Ульян өлкәсе, Теләче, Саба, Питрәч, Яшел үзән, Буа районының Әнкәбә, Исәк, Әлки, Тәүгелде, Яңа Тинчәле авыллырыннан килгән тәлгәшләр мәчетнең уңайлылыгына, матурлыгына хозурландылар, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Мәчет намазы укыганнан соң, мул табын артында мәчет имам-хатыйбы Шамил хәзрәт “Ислам тәлгәшләре” төркеменә үзенең җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Районның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Шәйдуллина Гөлирә ханым оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, ел әйләнәсендә нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Бер-берсен телефон аша гына белгән ханымнар үзара аралыштылар, фикер алыштылар. Казан шәһәрендә яшәүче Гүзәлия абыстайга Рамазан аенда үткәргән дәресләре өчен Буа мөхтәсибәте исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

Өйлә намазы укылганнан соң Коръән укылды һәм мөнәҗәтләр әйтелде. Кунаклар үзләренең олы рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Шундый күркәм җыенны үткәргән өчен мәчеттә көч куйган хуҗабикәләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана