25 июнь көнне шәһәребездә татар халкының борынгы гореф-гадәте булган "Яңгыр теләү" йоласы узды.
Йола Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы, шәhәребезнең мөhтәсибәте тарафыннан "Ак калфак" татар хатын- кызлары оешмасы белән берлектә оештырылды.
Бу чараны оештыруда мөhтәсиб Мөхәммәт хәзрәт бик зур ярдәм кертте, бар яктан да ярдәм итеп, зур тырышлык күрсәткән Ислам үзәге җитәкчесе Фәрит әфәнде, дини йоланы уздыруга зур өлешен керткән мөхтәрәм Әбүбәкер хәзрәт hәм башка хәзрәтләр дә катнашты.
Йолада катнашучылар ачык hавада истиска (яңгыр сорау намазы) укыдылар, Раббыбызга догалар кылдылар, су сибешеп уйнап алдылар hәм тәм-томнар белән тәмле чәйләр эчтеләр.
Аллаһ Тәгалә хәерле яңгырлар, бәрәкәтле уңышлар бирсен иде. Догаларыбыз кабул булсын иде. Әмин!