22 сентябрь көнне Мөслим мөхтәсибәтендә имамнарның чираттагы җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров катнашты.
Көн тәртибендә төп сорау киләсе елга имам-мөхтәсиб сайлау белән бәйле иде. Мөслим мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы катнашында узган җыелышта имамнар Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин кандидатурасын бертавыштан куәтләде.