Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, ә тагын шулай ук шәһәр һәм район имамнары катнашты. Аннары чарада катнашучыларга Бөгелмә мөхтәсибәтенең 2021 елдагы эшчәнлеге турында слайдларда хисап күрсәтелде. Аннары имамнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән дини эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган төп документ - шәһадәтнамәләр тапшырылды.
Чара барышында имамнар 2021 елда үз мәхәлләләрендә башкарган эшләре турында сөйләделәр, киләчәккә планнарын уртаклаштылар. Марат хәзрәт Мәрданшин үз нәсыйхәтләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, алга таба уңышлар теләде.
Чара тантаналы шартларда кичке аш белән төгәлләнде. Мәҗлес вакытында имамнар Коръән аятьләре укыдылар, Сугышлы авылы мәчетенең бакыйлыкка күчкән имам-хатыйбы Камил Габделнур улы Вәлиев рухына дога кылдылар.