Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә мөхтәсибәтнең җыелышы үтте

29 декабрь 2021 ел 17:30
Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә мөхтәсибәтнең җыелышы үтте

Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, ә тагын шулай ук шәһәр һәм район имамнары катнашты. Аннары чарада катнашучыларга Бөгелмә мөхтәсибәтенең 2021 елдагы эшчәнлеге турында слайдларда хисап күрсәтелде. Аннары имамнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән дини эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган төп документ - шәһадәтнамәләр тапшырылды.

Чара барышында имамнар 2021 елда үз мәхәлләләрендә башкарган эшләре турында сөйләделәр, киләчәккә планнарын уртаклаштылар. Марат хәзрәт Мәрданшин үз нәсыйхәтләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, алга таба уңышлар теләде.

Чара тантаналы шартларда кичке аш белән төгәлләнде. Мәҗлес вакытында имамнар Коръән аятьләре укыдылар, Сугышлы авылы мәчетенең бакыйлыкка күчкән имам-хатыйбы Камил Габделнур улы Вәлиев рухына дога кылдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана