Әгерҗе районының Шаршады авылында иганәче Шәйх-Али ярдәме белән салынган мәчетнең 130 еллыгы уңаеннан “Бер тарихта мең тарих” дип аталган чара узды. Аның эшендә Татарстан Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Менделеев районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм башка дин әһелләре, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм башкалар катнаштылар.
Кунаклар авыл клубында “Безнең тарих – гомерле тарих, моңы килә Шәйх-Алилардан” дип аталган тантаналы өлешне тамаша кылганнан соң, элеккеге мәчет булган урында урнашкан ФАП бинасына элмә такта урнаштыру чарасында булдылар, авыл тарихы музеен карадылар.
Чарада әлеге авыл абыстае Гөлзар абыстай Хәбировага Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды.