Кама Тамагы мөхтәсибәтенең баш абыстае Мөнирә Хәлиуллинага 85 яшь тулды

05 сентябрь 2022 ел 10:57
Кама Тамагы мөхтәсибәтенең баш абыстае Мөнирә Хәлиуллинага 85 яшь тулды

Кама Тамагы мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә кичә Коръән мәҗлесе узды. Анда районның имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин баш абыстай Мөнирә Хәлиуллинага, 85 яшьлек юбилее белән котлап, Нәзарәтнең "Бердәмлек" медален һәм ТР Мөслимәләр берлегенең рәхмәт хатын тапшырды. "Бердәмлек" медале Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча баш абыстайга аның күпьеллык намуслы дини эшчәнлеген исәпкә алынып бирелде.

Мөнирә абыстай 2007 елдан бирле  Татарстан мөслимәләр оешмасының район филиалын җитәкли. Үзенең дини эшчәнлегендә ул районда мәчеткаршындагы курсларның эшләрен, гошер сәдакаларын җыюны һәм мохтаҗларга таратуны, балаларга дини тәрбия бирүне оештыра, райондагы дин кардәшләргә мәетләрне юып, сонгы юлга озатуда ярдәм итә. Хезмәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөслимәләр белән эшләве тора. Моннан тыш, Мөнирә абыстай мәчет ихтыяҗлары өчен акчалар җәлеп итүдә катнаша. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана