Кама Тамагы мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә кичә Коръән мәҗлесе узды. Анда районның имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин баш абыстай Мөнирә Хәлиуллинага, 85 яшьлек юбилее белән котлап, Нәзарәтнең "Бердәмлек" медален һәм ТР Мөслимәләр берлегенең рәхмәт хатын тапшырды. "Бердәмлек" медале Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча баш абыстайга аның күпьеллык намуслы дини эшчәнлеген исәпкә алынып бирелде.
Мөнирә абыстай 2007 елдан бирле Татарстан мөслимәләр оешмасының район филиалын җитәкли. Үзенең дини эшчәнлегендә ул районда мәчеткаршындагы курсларның эшләрен, гошер сәдакаларын җыюны һәм мохтаҗларга таратуны, балаларга дини тәрбия бирүне оештыра, райондагы дин кардәшләргә мәетләрне юып, сонгы юлга озатуда ярдәм итә. Хезмәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөслимәләр белән эшләве тора. Моннан тыш, Мөнирә абыстай мәчет ихтыяҗлары өчен акчалар җәлеп итүдә катнаша.