Кама Тамагы һәм Тәтеш мөхтәсибәтләре имамнары өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре үтте

22 ноябрь 2022 ел 10:11
Кама Тамагы һәм Тәтеш мөхтәсибәтләре имамнары өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре үтте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары мөхтәсибәтләре имамнары өчен Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре тарафыннан чыгыш ясау осталыгы дәресләре үткәрелде. Дәресләрне әлеге институт доцентлары - сәхнә һәм телевидение сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова һәм сәхнә сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова уздырды.

Әлеге нәтиҗәле һәм мөһим проект Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, шәхсән аның җитәкчесе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Мондый файдалы һәм күркәм чаралар республиканың Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Балтач, Казанның Киров һәм Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин һ.б. мөхтәсибәтләрендә оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана