24нче февраль көнне Буа мәдрәсәсендә хәрби-спорт чарасы булып үтте. Әлеге чарада мәдрәсәнең барлык курс шәкертләре катнашты. Алар командаларга бүленеп үзара интеллектуаль биремнәрне эшләүдә, җитезлекне сынауда, хәрби сорауларга җавап бирү кебек биремнәр буенча көч сынашты. Жюри әгъзалары шәкертләргә урыннар белгеләде.
Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәткә, Мөслим хәзрәткә, бәйгене әзерләүче һәм оештыручы Хәсәнова Радия ханымга, жюрига һәм башка хәзрәтләргә шәкертләр исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәбез.