Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды

17 ноябрь 2023 ел 15:41
Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 3нче көнендә (17нче ноябрьдә), Питрәч районы Көек авылында (“Яңа Салмачи” коттедж бистәсе) “Фәрүәз” мәчете ачылды.

Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников, эшмәкәрләр, мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар катнашты.

Яңа мәчет Питрәч мөхтәсибәте Көек авылының (“Яңа Салмачи” коттедж бистәсе) иң матур һәм уңайлы урынында, Умырзая урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан. Казан шәһәрен узуга ук яңа сафка баскан коттедж бистәсендә ул дин кардәшләребез өчен күптән көтеп алынган бүләк булды. Мәчет өчен җирне мәхәлләгә 2019нчы елда Рөстәм Әбузәр улы Әбзалов исемле дин кардәшебез бүләк итә һәм шул ук елны мәхәллә ТР Юстиция министрлыгында теркәлү уза. Мәчет төзү эшләрен Хөсәен хәзрәт Кашапов оештырып җибәргән. 2021нче елда төзелеш эшләрен алып бару өчен рөхсәт алына, бина күтәрелә, түбә ябыла. Мәчет иганәчеләр һәм халык ярдәме белән сафка баса. 2022нче елда мәчеткә су, электр һәм газ кертү, җылылык системасына тоташтыру, җылы идәннәр кую һ.б. эчке төзекләндерү эшләре алып барылды. 2022нче елның Корбан бәйрәме алдыннан ай куелды. Яңа гыйбадәтханәгә Рөстәм Әбзаловның әнисе исеме бирелде – ул “Фәрүәз” исемен йөртәчәк.

Җыелган халыкны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров ирештерде, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчетләрнең зур вазифа башкаруын билгеләп, мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшереп узды: “Пәйгамбәребез ﷺ иң хәерле урыннар булып мәчет торыр дигән. Кем дә кем ошбу дөньяда мәчет төзесә, Раббысы Аллаһ аңа җәнәттә дә йортларын корыр. Һәммәбезгә шул йортлар белән сөенергә насыйп булса иде”. Аннары Равил хәзрәт мәчет төзелешендә актив катнашып, үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә – Марат Исхаковка, Рөстәм Әбзаловка, Хөсәен хәзрәт Кашаповка рәхмәт хатлары тапшырды.

Рәсми ачылыштан соң, барлык җыелган халык яңа мәчеткә узды һәм Равил хәзрәт җомга намазын алып барды.

Бина кирпечтән төзелгән, ике катлы. Беренче катта – ир-атлар өчен намаз залы, икенче катта – хатын-кызлар бүлмәсе. Мәчет үз эченә 200 кешене сыйдыра, гомуми мәйданы – 354 квадрат метр. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәләр, җылы су, душ бар. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү ишеге булдырылган. Икенче катта балалар укыту өчен бер класс җиһазландырылган. Киләчәктә ашханә булдыру ниятләнә. Быел мәчет янәшәсендә чишмә ачылды. Әлеге су чыганагыннан Яңа Салмачы бистәсендә яшәүчеләр бик теләп файдалана. Быел мәчет каршына брусчатка җәелде, машина кую урыннары ясалды.

Мәчеткә имам-хатыйб итеп Юныс хәзрәт Вәлиуллин билгеләнде.

Бүгенге көндә Богородск авыл җирлегендә 5 мәчет эшли, шуның икесе – Көек авылында. Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 23 мәчет бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана