Татарстан хаҗилары Минадан Мәккәгә кайтты

18 июнь 2024 ел 18:07
Татарстан хаҗилары Минадан Мәккәгә кайтты

Татарстан хаҗилары Минадан Мәккәгә кунакханәләргә кайтып урнашты. Алар соңгы өч көн дәвамында Җәмаратка барып таш ату гамәлен башкарды.

Хәзер хаҗилар яшәү урыннарында танылган хәзрәтләрдән һәм төркем җитәкчеләреннән вәгазьләр тыңлап, әл-Хәрәм мәчетенә биш вакыт намазларга йөреп үткәрә, шулай ук туганнары өчен өстәмә гомрәләр кылырга әзерләнә. Мәккә шәһәрендәге истәлекле урыннарга экскурсияләр дәвам итә. Хаҗилар буш вакытларында туганнарына бүләкләр ала, бер-берсен олуг хаҗи исеменә ирешү белән тәбрикли, телефон аша туган җирдә көтеп торучы якыннары белән аралаша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана