Бүген дин әһелләре, татар галимнәре, мәхәллә халкы “Чистави укулары” кысаларында Татар шәехе Мөхәммәд Закир Камалов-Чиставиның каберен зиярат кылдылар, олуг остаз рухына багышлап догалар укыдылар. Шәех Мөхәммәд Закир Камалов-Чистави (1804–1893) Чистайның беренче татар мөселман зиратында җирләнгән.
Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дин әһелләре катнашты.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры, “Чистави укулары” конференциясен оештыруга күп көч куйган һәм чараны алып барган Ильяс хәзрәт Җиһаншин зиярат кылуның мөһимлеген: “Үзенең кемлеген – ислам динендә икәнлеген белгән, кем нәселеннән, нинди кавемнән булуын, ата-бабаларының, әни-әбиләренең каберләрен белгән кеше беркайчан да диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәячәк, чит тәэсирләргә бирелмәячәк. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Каберләрне зиярат кылыгыз! Ул сезгә ахирәтне искә төшерер”. Зиярат кылган вакытта мәрхүмнәр өчен дога кылу да тиешле эш”, - дип аңлатты.
МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ ДҮРТЕНЧЕ МӘРТӘБӘ УЗДЫРЫЛГАН "ЧИСТАВИ УКУЛАРЫ"НДА КАТНАШТЫ
ОЛУГ ШӘЕХ КАБЕРЕН ЗИЯРАТ КЫЛДЫЛАР
“МӨХӘММӘДЗАКИР КАМАЛОВ-ЧИСТАВИ УКУЛАРЫ”НА "МӨРШИДЛӘРНЕҢ ФИКЕРЛӘҮЛӘРЕ" КИТАБЫ НӘШЕР ИТЕЛДЕ




