Кышкы ялларда Чирмешән мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә балалар өчен мөселман лагере эшләде. Мәүлид аенда уздырылганга күрә, алты көн дәвамында балалар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлын өйрәнде, сөннәте турында яңа белем туплады һәм күркәм сыйфатларын барлады. Соңгы көнне “Иң тәрбияле” һәм “Пәйгамбәребез тормышын иң яхшы белүче” номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Программада күңел ачу чаралары да каралаган иде.
Чирмешәндә кышкы мөселман лагере эшләде
11 гыйнвар 2016 ел 09:39
Соңгы яңалыклар
“Туган авылым” милли-туристик комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтары узды
02 март 2025 ел 06:42
Мөфти Камил хәзрәт Республика балалар клиник хастаханәсендә Рамазан ае җитү уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашты
01 март 2025 ел 07:17
Мөфти XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты
28 февраль 2025 ел 14:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы










