Казанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кунаклар - «Кызыл ярымай» хәйрия фонды вәкилләре килде. Делегация составына фонд хезмәткәрләре Саиф Йассер Сәеед Һәреб Әлефәри, Сәлим Сәеед Сәлим Мүсалләм Әләмери, Шәиха Йосыф Әли Әлмә Алсуваиди һәм Фатема Габдулла Мөхәммәд Әлшеһһи, Мәскәүдәге Берләшкән гарәп әмирлекләре илчелеге дипломаты Ибраһим Хәсән Әли Әлблооши керә.
Иң элек гарәп хәйриячеләре Казанның "Зәкят йорты"нда булды, анда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды урнашкан. Биредә кунаклар "Зәкят" фондының күпкырлы эшчәнлеге, социаль яктан әһәмиятле проектлары һәм программалары белән танышты. Фондның генераль директоры Булат Мәрданов аларга авыруларны дәвалау, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү, “Хәят” социальләшү үзәге проектын тормышка ашыру өчен акча җәлеп итүнең нәтиҗәләре белән таныштырды. "Хәят" үзәгендә инвалид балаларга мөстәкыйльлек күнекмәләре өйрәтелә, аларның әти-әниләренә ял итү мөмкинлеге бирелә. "Зәкят" хәйрия фондында шулай ук бушлай кием-алым белән тәэмин итү пункты эшли, атна саен сукбайлар һәм мохтаҗлар бушлай ашатыла, азкеремле гаиләләр өчен хәйрия чаралары оештырыла. Чит ил хәйриячеләре белән очрашуга шулай ук аз керемле казанлылар - "Зәкят" фондыннан даими рәвештә ярдәм алучы кешеләр дә чакырылган иде.
Бүген чит ил кунаклары "Зәкят" фонды мохтаҗларына сезонлы кием-салым таратты. Күп балалы, инвалид балалар һәм ялгызы гына балалар тәрбияләүче әниләр - барлыгы 60 кеше - кунаклар кулыннан сезонлы кием һәм аяк киеме алды. Һәркем үзенә кирәкле өс киеме (куртка, баш киеме) һәм көндәлек кием-салым (күлмәк, итәк, кофта, чалбар, яулык), шулай ук сезонлы аяк киемен сайлап алды.
Гомумән алганда, «Кызыл ярымай» хәйрия фонды вәкилләре 300 мохтаҗны кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин итәргә ниятли. Алар арасында шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре (176 кеше), «Ярдәм - Помощь» гомуммилли хәйрия фондының Теләче районы Иске Җөри авылындагы «Гаилә учагы» балалар йортында һәм Балтач районының Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионатында (35 кеше) тәрбияләнүчеләр бар.
Кунакларның эш программасына шулай ук Россия ислам институтында, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, сукбайлар һәм мохтаҗлар өчен «Приют человека» пунктында (биредә 25 кешегә куртка һәм сезонлы аяк киеме биреләчәк) булу кертелгән.