Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 15нче көнендә (30нчы октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Очрашуда шулай ук консуллыкның икътисади мәсьәләләр буенча эксперты Масуд Моллаи, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Консул танышу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә килде.
Очрашуда катнашучылар беренче чиратта Фәләстыйндагы хәлләргә борчылуын белдерделәр, кан коюларның тиз арада тукталуын теләделәр, мөселман кардәшләргә хәйрия ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре буенча фикерләштеләр.
Мөфти хәзрәт кунакларны татар халкында һәм Татарстанда ислам дине үсеше, мөселманнарның яшәеше, бай дини мирас белән таныштырды. Дин һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек темасын үстереп, Камил хәзрәт татар әдәбиятының һәм дини хезмәтләрнең фарсы теленнән аерылгысыз булуын билгеләп үтте, дини мирасны өйрәнүдә фарсы телен белүнең мөһимлеген ассызыклады. Очрашуда катнашучылар булачак имамнарны әзерләгәндә фарсы телен өйрәнү мөмкинлекләре турында фикер алышты: консул үз чиратында уку материаллары белән ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Мөфти хәзрәт очрашу барышында яңа Генераль консулны Татарстан дини уку йортлары, Нәзарәт тарафыннан алып барылган эшчәнлек белән таныштырып узды. Үз чиратында Давуд Мирзахани мөфтине Иран Ислам Республикасында эшләүче дини уку йортлары, китапханәләр, мөселман мирасы белән танышу өчен кунакка чакырды.
Очрашу ахырында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алышты.