Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Казанда яшәүче фәләстыйнлеләр өчен акча җыю хакында игълан итә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда Фәләстыйннан килгән 30дан артык кеше яши, шуның 26сы – студент. Алар Казан (Идел буе) федераль университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала.
Аларның күбесе хәзер авыр хәлдә калган – якын туганнарын яки мал-мөлкәтен югалткан.
Шуңа бәйле рәвештә Фәләстыйннән килгән кешеләргә, беренче чиратта студентларга ярдәм итү өчен аерым акча җыю карары кабул ителде.
Түбәндәге ысуллар белән ярдәм итәргә мөмкин:
Саклык банкы картасы номеры буенча: 5336 6902 2342 7776 (Гюзелия Галимзяновна В. – "Закят" фонды хезмәткәре);
“Зәкят” хәйрия фонды сайты аша турыдан-туры акча күчерергә мөмкин: zakyatrt.com