Мөселман онлайн-фестиваленә рәхим итегез!

29 июль 2014 ел 10:05
 Мөселман онлайн-фестиваленә рәхим итегез!

1-15 август көннәрендә Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан  беренче мәртәбә Мөселман онлайн-фестивале   оештырыла. 

Фестивальдә 30га якын дин белгече катнашыр, ә сөйләшүләрне 30 меңгә якын кеше  тыңлар дип көтелә. Сөйләшүләр бары тик интернетта алып барыла. Аларны тыңлау өчен online-islam.ru  сайтына теркәлергә кирәк. 

Мөселман онлайн-фестиваленә багышланган матбугат очрашуы ТР МДНдә 30 июльдә, сәгать 10.00дә уздырыла.

Фестиваль спикерлары буларак катнашалар:

- Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие;

- Әлбир хәзрәт Крганов – Мәскәү мөфтие;

- Әхмәд Тәмим –  Украина мөфтие;

- Али Воронович –  Белоруссия мөфтие;

- Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов – Коми Республикасы мөфтие;

- Таһир хәзрәт Саматов – Ханты-Мансы округы мөфтие;

- Гацалов Хаҗи-Морат – Төньяк Осетия мөфтие;

- Мәхер Зәйен – танылган мөселман җырчысы;

- Сает Фуда - дин галиме;

- Исмәгыйль Бүльбүль - Әл-Әзһәр университетының Палестин бүлеге ректоры 

- Доктор Тәүфыйк Рамазан Буты - Дамаск университеты шәригать факультеты деканы;

- Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов –  Аделаида имамы (Австралия);

- Максим Шевченко - танылган журналист;

- Әхмәт  Макаров- Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗтимагый оешмалар эшләү бүлеге җитәкчесе; ;

-  Мәдинә Кәлимуллина- Россия мөфтиләре шурасы икътисад департаменты директоры;

- Али Вячеслав Полосин - Россиядә ачыктан-ачык Исламга күчкән православ дин әһеле;

- Рәфыйк Мөхәмәтшин -  Россия ислам университеты ректоры;

- Булат Мөлеков -  «Амаль» финанс йорты эксперты;

-  Равил хәзрәт Бикбаев -  ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы;

- Радик Гафуров - РФ мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты;

- Шәһәвиев  Сает-Дамир - ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының динне өйрәнү бүлеге җитәкчесе ;

- Рөстәм Нургалеев - ТР МДН Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары;

- Ринат хәзрәт Габбасов - Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры;

- Рөстәм Вәлиуллин - Татарстанның баш казые ярдәмчесе;

- Марат Низамов - «Халәл» комитеты рәисе;

- Баһаутдин Аббасов - танылган спортчы;

-  Тигран Әюпов -  «Tiger Fight Gym» клубы директоры;

-  Фатыйх Сибагатуллин - депутат;

-  Фәрит Мифтахов-  «Булгар» милли хәйрия фонды директоры һ.б.;

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана