Әтнә районы имамнары шәхадәтнамәле булды. Шәхадәтнамәләрне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Олы Әтнә авылының үзәк мәчетендә тапшырды. Моннан тыш ул биш имамга озак еллар динебезгә хезмәт итүләре һәм активлык күрсәтүләре өчен нәзарәтнең рәхмәт хатларын бирде. Бүгенге көндә районда 34 мәчет эшләп килә.
Мөфти хәзрәтләре имамнарга үзенең үгет-нәсихәтләрен, теләкләрен җиткерде, мәхәлләләр тормышына кагылышлы сорауларга да җавап бирде. Дин юлына яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә, яшь буынга татар халкының рухи мирасын җиткерергә һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашырга чакырды.
Шәхадәтнамә тапшыруда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәгъдиев та катнашты.
МӨФТИ ӘТНӘ МӨХТӘСИБӘТЕНДӘ РАЙОН ҖИТӘКЧЕСЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ, ВЕТЕРАННАР БЕЛӘН БЕРГӘ ДОГА КЫЛДЫ
МӨФТИ ОЛУГ ДИН ГАЛИМЕ МӘРҖАНИ ТУГАН ЯГЫНДА




